news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада һәлак булган участковыйның гаиләсенә ипотекасын түләргә ярдәм итәчәкләр

«Бу фаҗига тәртип сакчыларының үз гомерләре бәрабәренә шәһәр халкының тынычлыгын һәм иминлеген тәэмин итүләре хакында сөйли», - диде Айдар Метшин.

Түбән Камада һәлак булган участковыйның гаиләсенә ипотекасын түләргә ярдәм итәчәкләр
ntr-24.ru

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада хезмәт вазифасын үтәгәндә һәлак булган Динар Саматовның гаиләсенә социаль ипотека кредитын түләргә ярдәм итәчәкләр. Айдар Метшин бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Бу фаҗига тәртип сакчыларының үз гомерләре бәрабәренә шәһәр халкының тынычлыгын һәм иминлеген тәэмин итүләре хакында сөйли. Без бу хакта һәрдаим истә тотарга һәм әлеге һөнәр ияләренә карата рәхмәтле булырга тиешбез», - дип искәртте бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама мэры Айдар Метшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot