news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада «Лада» җәяүлене бәрдергәннән соң йөк машинасына килеп бәрелгән

Авыр тән җәрәхәтләре алган мәктәп укучысын җирле хастаханәгә озатканнар.

Түбән Камада «Лада» җәяүлене бәрдергәннән соң йөк машинасына килеп бәрелгән
Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада җиңел автомобиль башта мәктәп укучысын бәрдергән, шуннан соң юл читендә туктап торган йөк машинасына килеп сыланган.

Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, кичен Бызов урамында 7нче модельле «Лада» автомобиленең йөртүчесе тиешсез урында юл аркылы чыккан 10 яшьлек малайны бәрдергән. Шуннан соң каршы як полосага чыгып, юл читендә туктап торган «КАМАЗ» автомобиленә килеп сыланган.

Юл һәлакәтендә авыр тән җәрәхәтләре алган мәктәп укучысын җирле хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot