Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада «Лада» автомобиле «Хендэ» белән бәрелешкәннән соң яны белән ауган
Авария нәтиҗәсендә «Лада» автомобиленең 58 яшьлек пассажиры имгәнгән.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада «Лада» автомобиле «Хендэ» белән бәрелешкәннән соң яны белән ауган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар авария булган урыннан фото урнаштырган.
Юл һәлакәте Шинниклар проспектындагы 53нче йорт каршында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 14нче модель «Лада» автомобилен идарә итүче 26 яшьлек егет борылганда «Хендэ» машинасына юл бирмәгән. Корея автомобиле кагыйдә бозучыны юлдан чын мәгънәсендә этеп чыгарган. Бәрелү шундый көчле булган ки, Россия машинасы яны белән ауган, ике ишеге дә салон эченә батып кергән.
Авария нәтиҗәсендә «Лада» автомобиленең 58 яшьлек пассажиры зыян күргән. Төрле тән җәрәхәтләре алган хатын-кызны хастаханәгә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз