news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Кыш бабай остаханәсе ачылды

“Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр биредә Яңа елга әйберләр тегә

(Түбән Кама, 13 декабрь, «Татар-информ», Марат Сәлимов). Түбән Камада Кыш бабай остаханәсе ачылды. Әкияти тегү фабрикасын “Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә оештырдылар. Биредә балалар үз куллары белән яңа ел костюмнары, битлекләр һәм башка әйберләр тегә.
Балаларга яңа ел кәефе тудыруда хезмәт инструкторы Антонина Иванова ярдәм итә. Ул махсус акцияләр һәм күргәзмәләр оештыра. Быел “Балкыш”та иң матур чыршыга конкурс игълан иттеләр.
“Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр бүләкләрнең бер өлешен – дусларына, ә иң яхшы иҗат җимешләрен әниләренә бүләк итәчәк. Сүз уңаеннан, күп кенә балалар үз әниләрен тәрбиячеләренә караганда сирәгрәк күрә. Кыш бабай остаханәсе “Балкыш”та 2011 ел ахырына кадәр эшләячәк. Шуңа күрә балаларга иң үзенчәлекле чыршы уйлап табар өчен вакыт, ә ата-аналарга үз балаларына иң бәхетле Яңа ел бүләк итәргә мөмкинлек бар әле.

news_right_1
news_right_2
news_bot