news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Кыш бабай хастаханәдә ятучы балаларны котлаган

Балалар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, ә бүләккә татлы ризыклар, уенчыклар алды.

Түбән Камада Кыш бабай хастаханәдә ятучы балаларны котлаган
Бу хакта тулырак: https://tat.e-nkama.ru/news/749/94753/ © Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә матур гадәт бар. Ел саен биредә эшләүчеләр стационарда ятучы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлый. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Менә быел да Кыш бабай белән Кар кызы палаталарга кереп, балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итте. Балалар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, ә бүләккә татлы ризыклар, уенчыклар алды.


news_right_1
news_right_2
news_bot