news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Котенкованы үтерүдә шикләнелгән затны суд кулга алды

37 яшьлек Даниил Котенев кимендә 2018 елның 9 мартына кадәр сак астында тотылачак.

(Түбән Кама, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Түбән Камада Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән затка җәза билгеләү буенча суд булды.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Түбән Кама шәһәре буенча аеруча мөһим эшләр бүлеге тикшерүчесе юстиция өлкән лейтенанты Илфир Садыйков белдергәнчә, авыр җинаять булу сәбәпле, тикшерү 37 яшьлек Даниил Котеневны 2018 елның 10 мартына кадәр сак астына алуны сорады.

Түбән Кама суды, Котенев кылган җинаятьнең ни дәрәҗәдә авыр булуын истә тотып, тикшерү органнары белдерүен канәгатьләндерде. Җинаятьче кимендә 2018 елның 9 мартына кадәр сак астында калачак.

Суд барышында Котенев аягы авыртуын белдерде. Ул табиб чакыруны сорады, әмма аның үтенечен җавапсыз калдырдылар. Судьяның тоткарланган заттан үтенеч булдымы дигән соравына тикшерүче "булмады", дип җавап бирде. Әмма судта ярдәм сорап яңгыраган үтенеч канәгатьләндереләчәк.

Түбән Кама суды 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән 37 яшьлек Даниил Котеневны сак астына алды.

Элегрәк “Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән зат берничә тапкыр хөкем ителгән булган, ул кичә тоткарланган. Төрмәдән узган елның җәендә азат ителгән, соңгы тапкыр 2009 елда көчләү өчен утырган. Ул кичәге көнгә кадәр Кызыл Чишмә (Красный Ключ) бистәсендә төзүчеләр бригадасында эшләгән.

Ул, смена тәмамлангач, чаңгы базасында чаңгычы хатын-кызны күреп алган, аңын җуярлык итеп башына суккан һәм көчләргә омтылган, әмма корбан аңына килгән һәм каршылык күрсәткән. Котенев шешә ватыгы белән корбанының бугазын кискән, алтын әйберләрен, телефонын алып качкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100