news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Корбан гаетенә әзерлек мәсьәләләре буенча имамнар җыелышы үтте

Корбан гаете ураза гаетеннән соң 70 көн узгач уздырыла һәм Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көненә туры килә.

Түбән Камада Корбан гаетенә әзерлек мәсьәләләре буенча имамнар җыелышы үтте
tat.e-nkama.ru/news/746/78729/

(Казан, 2 август, "Татар-информ"). Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә имамнар җыелышы узды. Дин әһелләре якынлашып килүче Корбан бәйрәме турында фикер алыштылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

11 август көнне гает намазын 4:30 сәгатьтә уку планлаштырыла. Ислам кануны буенча, бәйрәм намазыннан соң корбан чала башлыйлар. Бәйрәмнең рәсми булмаган өлеше исә "Гаилә" паркында 13:00 сәгатькә билгеләнгән.

Корбан гаете ураза гаетеннән соң 70 көн узгач уздырыла һәм Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көненә туры килә. Гает көнне сәдака бирү, туганнарның хәлен белү, зиратка бару, барып булмаса, өйдә әрвахлар өчен дога кылу, бер-береңә бүләкләр бирү саваплы.

Әлбәттә, иң зур савап - корбан чалу. Ислам дине кануннары нигезендә, корбан итеп чалынган малның ите өч өлешкә бүленә: аның бер өлешен фәкыйрьләргә таратырга, икенче өлешен гаиләңә калдырырга, өченче өлешен туганнарың һәм дусларыңа өләшергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot