news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада компьютер томографиясенә чират торучылар өчен чатыр урнаштырдылар

Уртача көненә үпкә компьютер томографиясен 90 пациентка ясарга өлгерәләр.

Түбән Камада компьютер томографиясенә чират торучылар өчен чатыр урнаштырдылар
e-nkama

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Ак Түбә урамы, 13а йортында урнашкан хастаханә янында махсус чатыр урнаштырдылар. Бу хастаханәдә Covid-19 һәм үпкә ялкынсынуы диагнозларына шик булган авыручыларга компьютер томографиясе ясыйлар. Әлеге чатыр тикшеренүгә үз чиратын көткән пациентлар өчен булдырылган, дип хәбәр итә «НТР 24».

Зур чатыр җылыткыч һәм эскәмияләр белән җиһазландырылган, монда шулай ук чәйнекләр һәм су да бар. Моннан тыш, биредә тәүлек дәвамында фельдшер кизү тора. Нәкъ менә ул чират оештыра һәм авыручыларны кабул итү бүлмәсенә юллый.

Томографиянең үзен һәм нәтиҗәләрне пациент 30-40 минут көтә. Моңа кадәр Түбән Камада яшәүчеләр ашыгыч ярдәм чакыру машинасында көтәләр иде. Чатырларның булуы машиналарның буш булып торуына мөмкинлек бирәчәк.

Уртача көненә үпкә компьютер томографиясен 90 пациентка ясарга өлгерәләр. Барлыгы Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә ике компьютер томографиясе кабинеты эшли. Икенче аппарат Менделеев урамы, 45 нче йорт адресы буенча урнашкан хастаханәдә бар.

Моңа кадәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы социаль челтәрләрдә эшләмәүче томографлар турындагы хәбәрләрдән соң түбәнкамалыларга КТ эше принцибын аңлатканнар, дип язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100