Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада кеше урлаучыларны тоткарлаганнар
Җинаятьчеләр корбаннарыннан 100 мең сум акча таләп иткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Түбән Камада росгвардиячеләр кеше урлауда һәм янап акча таләп итүдә шикләнелүче ике ир-атны тоткарлаган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Росгвардия матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Билгеле булганча, 6 февраль көнне кич Түбән Камада җинаятьчеләр тулай торакларның берсеннән ерак түгел урыннан уналты һәм егерме яшьлек егетләрне машинага утыртып, урман ягына алып киткән. Егетләргә пычак белән янап, алардан 100 мең сум акча таләп иткәннәр. Шул вакытта гына азат итәчәкләрен әйткәннәр. Түзәрлеге калмагач, егетләрнең берсе 23 яшьлек кыз туганына шалтыратып, акча сораган. Кыз акча бирергә ризалашкан, әмма нидер булуын сизенеп, полициягә хәбәр иткән.
Акча бирү урыны билгеләнгән. Җинаятьчеләр автомобиле бу урынга килгәндә, полиция хезмәткәрләре аларны көтеп торган.
Тоткарланучыларның берсенә 20 яшь. Ул Шенгәлче авылыннан булып чыккан. Икенчесе, Түбән Камадан, аңа 19 яшь.
Аларның икесенә дә Җинаять кодексының ике маддәсе – “Кеше урлау” һәм “Янап акча таләп итү” буенча гаепләү белдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз