news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада кече һәм урта эшмәкәрлек мәсьәләләренә багышланган форум булды

Бизнесменнар Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге эшчәнлеге белән танышты.

Түбән Камада кече һәм урта эшмәкәрлек мәсьәләләренә багышланган форум булды
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Түбән Камада кече һәм урта эшмәкәрлек мәсьәләләренә багышланган форум булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Анда Татарстан икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, "Корпорация" МСП" АҖ дирекциясе җитәкчесе урынбасары Ольга Пискунова, ТР Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев, 120 дән артык эшкуар катнашты.

Бизнесменнар Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге эшчәнлеге белән танышты, биредә эшкуарларга ярдәм чаралары, әйтик, моношәһәрләргә ярдәм итү буенча федераль программа кысаларында ташламалы кредит алу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

"Узган ел Түбән Кама муниципаль районы һәм "Ак барс" банкы, ВТБ, "Газпромбанк", "Россельхозбанк", "Саклык банкы" һәм ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды, - дип аңлатты Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев.

- Максат - "Түбән Кама" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентларына ярдәм итү өлкәсендә индивидуаль якын килүне билгеләү, хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәтләр урнаштыру".
 

news_right_1
news_right_2
news_bot