news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада кайбер телеканаллар вакытлыча эшләмәячәк

Бу планлы ремонт эшләре белән бәйле.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Түбән Камада кайбер телеканаллар вакытлыча эшләмәячәк. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Түбән Камада 16-19 июнь көннәрендә 9.15 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр РТРС «РТПЦ Татарстан Республикасы» объекты филиалында алдагы планлы ремонт эшләре булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бу вакытта «Беренче канал»; «Россия 1+ Татарстан»; «Татарстан-Яңа Гасыр»; «Россия радиосы + Татарстан радиосы»; «Радио «Маяк»; «Болгар радиосы»; беренче һәм икенче мультиплекс пакет программалары эшләми торачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot