news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада карт алмагачлар урынына яңаларын утыртачаклар

Яңа 300 үсентене сентябрь аенда утыртачаклар.

Түбән Камада карт алмагачлар урынына яңаларын утыртачаклар
архив

(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Түбән Каманың Химиклар проспектында - Корабельная урамыннан Октябрьнең 50 еллыгы урамына кадәр өлешендә - карт алмагачларны кисеп, яңаларын утырту планлаштырыла. Яңа 300 үсентене сентябрь аенда утыртачаклар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Киләчәктә озынлыгы өч метрга җитәчәк алмагачлар беренче елдан ук чәчәк ата башлаячак. Әлбәттә, беренче карашка шәһәрнең тере истәлеген бетерү дөрес түгел кебек, ләкин бу – заманның мәҗбүри таләбе.

“Без агачларга инвентаризация ясадык һәм бу алмагачларның карт, черек булуын ачыкладык, араларында сынганнары да күп", - дип аңлатты вазгыятьне төзекләндерү комплекслы предприятиесе директоры Сергей Зубов. 

"Аларны инде өлешчә генә кисеп тә, дәвалап та булмый. Шуңа күрә алмагачларның яңа сортларын утырту өчен урын әзерлибез”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot