news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада кар чистарту техникасының әзерлеген тикшерделәр

Шәһәрдә кар чистарту техникасы парады узды.

Түбән Камада кар чистарту техникасының әзерлеген тикшерделәр

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада кар чистарту техникасы смотры үтте. Башкарма комитет җитәкчесе Денис Баландин барлык төр техниканы карап чыкты, идарәче компания җитәкчеләрен тыңлады, журналистлар белән аралашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Денис Баландин сүзләренчә, коммуналь хезмәтләр кышка әзер. "Бездә магистраль, квартал эчендәге һәм йорт яны юлларын чистарту эшенә 91 берәмлек техника җәлеп ителәчәк, бу саннан 27 машина соңгы ике ел эчендә сатып алынган", - ди җитәкче.

Транспорт ГЛОНАСС системасы белән тәэмин ителгән, һава торышы начар булган очракта «Буран» оператив планы төзелгән. "Кыш кинәт килсә, без моңа әзер" , - диде журналистларга төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе урынбасары Тәфкил Әхмәтшин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot