news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Камэнергострой бинасы цехында мазутка ут капкан

Керамзит җитештерү цехында конвейер тасмасына түгелгән мазут янган.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Камэнергострой бинасы цехында мазутка ут капкан. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт урынында янгын сүндерүчеләр керамзит җитештерү цехында конвейер тасмасына түгелгән мазут янганлыгын ачыклаганнар. Цехта биш кеше булган, алар бинадан үзләре чыккан. Зыян күрүчеләр юк.

Түбән Камада янгын турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген 7.12 сәгатьтә килгән. Янгын сүндерүчеләр утны 19 минуттан тулысынча сүндергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot