news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «КАМАЗ»га бәрелгән җиңел машина хуҗасы янып үлә язган

42 яшьлек хатын-кызның баш мие яраланган, аны үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

Түбән Камада «КАМАЗ»га бәрелгән җиңел машина хуҗасы янып үлә язган
ГУ МЧС РТ

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). 42 яшьлек хатын-кыз үзенең «Рено» машинасы эчендә чак кына янып үлми калган. Ул Түбән Кама сәнәгать зонасында «КАМАЗ» машинасына килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 0.30 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм 112 номерына Түбән Каманың 2нче Сәнәгать урамында «Рено»ның «КАМАЗ»га бәрелүе турында хәбәр килде. Руль артында 42 яшьлек хатын-кыз булган. Бәрелүдән соң чит ил машинасына ут капкан», - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Өч минуттан соң юл-транспорт һәлакәте урынына 30нчы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре килеп җитә. Берничә минуттан соң аларга ярдәмгә 29нчы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре дә килә.

Ярты сәгать чамасы вакыт эчендә янгын сүндерүчеләр утны тулысынча сүндерәләр. Авариядә машина йөртүче хатын зыян күрә – аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә илтәләр. Район хастаханәсе табиблары хатынның баш мие яралануын ачыклаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100