news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада “КамАЗ” белән “ВАЗ-2110” бәрелешүе фаҗига белән тәмамланган

Соңгы 23 көндә республикада транспорт һәлакәтләрендә 43 кешенең гомере өзелгән һәм 389ы җитди имгәнгән, җәрәхәтләнгән

 (Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Кичә, 23 октябрь көнне сәгать көндезге 2 нче яртыда, Түбән Каманың Соболев автомобиль юлы башында – 1 нче километрда 1960 нчы елгы “КамАЗ” шоферы, башлангыч мәгълүматлар буенча ЮХИДИ хезмәте фаразлаганча, юлның уң як тасмасыннан сулысына күчкәндә “ВАЗ-2110” автомобиленә юл бирмәгән, һәм аның белән бәрелешкән. Йөк машинасы шоферының юл йөрү кагыйдәләренең 8.4 нче пунктын бозуы нәтиҗәсендә, җиңел машинада барган пассажирлар - 1973 нче елгы ир, 1976 һәм 2008 елгы хатын-кыз имгәнеп, җәрәхәтләнеп, хастаханәгә озатылган. Ләкин ир кешенең гомерен табиблар саклап кала алмаган.

“Татар-информ” агентлыгында шул хакта хәбәр биргән ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте октябрьнең 23 көнендә Татарстандагы юлларда булган транспорт һәлакәтләре статистикасын китерә.

Аерым алганда, соңгы 23 көндә республикада транспорт һәлакәтләрендә 43 кешенең гомере өзелгән һәм 389ы җитди имгәнгән, җәрәхәтләнгән – кешеләргә шәхси бәла-каза, фаҗига салган 321 һәлакәт нәтиҗәсе әнә шундый. Әлеге һәлакәтләрнең 116сы Казанда булып, 7 кеше исәннәр арасыннан сызып ташланган, 138е имгәнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot