Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада кафе түбәсендә янгын чыккан
Янгында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Түбән Камада «Радуга вкуса» кафе түбәсендә янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген 13.59 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына Лемаев скверында урнашкан кафе түбәсеннән төтен чыгуы турында хәбәр килгән.
Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр «Радуга вкуса» кафесы түбәсендә җылыткыч януын ачыклаганнар. Алар санаулы минутларда янгынны сүндергәннәр.
Янгын 10 кв. метр мәйданга зыян китергән. Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз