news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада көйләнми торган урында юл аша чыгып баручы кызны машина бәрдергән

«Лада Калина» машинасын йөртүче 47 яшьлек ир-ат балага юл бирмәгән.

Түбән Камада көйләнми торган урында юл аша чыгып баручы кызны машина бәрдергән
Түбән Кама буенча ЮХИДИ

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада машина бәрдергәннән соң, кыз бала янәшәдән хәрәкәт итә торган автомобильгә таба атылып китә. Бу хакта Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте иртәнге сигезенче яртыда Корабельная урамында була. 13 яшьлек кыз көйләнми торган юл аркылы чыга. «Лада Калина» машинасын йөртүче 47 яшьлек ир-ат балага юл бирми һәм аны бәрдерә. Шуннан соң кыз янәшәдә бара торган «Форд Фокус»ка таба атылып китә, «Форд» белән 33 яшьлек ир-ат идарә итә.

Һәлакәттә кыз бала имгәнә, аның тәне сыдырыла. Ашыгыч ярдәм табиблары баланы Түбән Каманың Балалар шәһәр хастаханәсенә илтә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100