news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада күп катлы йортта яшәүче 14 кешене Яңа ел төнендә янгыннан коткардылар

Бер фатирда аш бүлмәсендә янгын чыккан.

Түбән Камада күп катлы йортта яшәүче 14 кешене Яңа ел төнендә янгыннан коткардылар
ГУ МЧС РФ по РТ

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел төнендә Түбән Камада күп катлы йортта яшәүче 14 кешене янгыннан коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төнлә 3.42 сәгатьтә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына Түбән Каманың Фикрәт Табиев урамындагы күп катлы фатирларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр килә. Беренче катта кухня янганлыгы ачыклана, 20 квадрат метр мәйданга зыян килә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә фатир тәрәзәләреннән кара төтен чыга торган булган. Подъезд эчендә шулай ук төтен аркасында берни күренмәгән. Янгын сүндерүчеләрнең бер өлеше утны сүндерә башлаган арада, икенчеләре кешеләрне коткарырга керешкән.

Өске фатир балконында ике баласы белән хатын-кыз ярдәм сораган. Янгын сүндерүчеләр, икенче катка кадәр баскыч куеп, аларны төшергән. Югары каттагы фатирлардан тагын 12 кешене урамга чыгарганнар, алар арасында 4 бала да булган.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче 10 кеше йорттан үзләре урамга чыккан. Янгын сәбәбе ачыклана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot