news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада күп катлы йортта янгын вакытында өч баланы коткарганнар

Янгын бүген иртән Студентлар урамында 5а йортында алтынчы катта булган.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада күп катлы йортта янгын вакытында тугыз кешене, шул исәптән өч баланы эвакуацияләгәннәр. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыны Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Студентлар урамындагы тугыз катлы йортта янгын турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 номерына 9.16 сәгатьтә килгән», – дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

63нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләрен йортта яшәүчеләр каршы алган. Алар алтынчы катта төтен чыгуын хәбәр иткән. Янгын сүндерчеләр 3 минутта янгын чыккан урынны ачыклаган һәм утны сүндергән. Зыян күрүчеләр юк.

Пластик чиләк, идән юа торган чүпрәк һәм велосипед янып беткән. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot