Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада «көчле рухлы» балаларның әти-әниләре өчен махсус проект оештырылган
Социаль проект өч ай эшләп килә һәм эшен актив рәвештә дәвам итәчәк.
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). «Барс» волонтерлык үзәге Түбән Камада «Без янәшәдә» проектын оештырган.Проект кысаларында инвалид балаларның әниләре өчен төрле очрашулар һәм остаханәләр үткәрелә.
Мисал өчен, күптән түгел алар «Фитетика» фитнес-клубында булган. Анда заманча тренажерлары булган зал, шәхси тренер сауна, бассейн, йога, пилатес, стретчинг һ.б. бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Безнең шәһәрдә күпсанлы проектлар инвалид балаларның сәламәтлегенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән: бу — тернәкләндерү үзәкләре, фондлар. Ә аларның әниләренә, әбиләренә кем булышыр? — ди волонтерлык үзәге директоры Ринат Мостафин.
Шулай ук проектта катнашучылар «Перчини» ресторанында Италия пиццасын әзерләү буенча мастер-класста да булган.
Социаль проект өч ай эшләп килә һәм эшен актив рәвештә дәвам итәчәк.
«Командабызга психолог, бьюти-оста, стилист, сәламәт яшәү рәвеше буенча белгеч, финанс эксперт, социаль сәхифәләр алып бару буенча эксперт, иҗади мастер-класслар оештыручы, фотограф, иганәче һәм башка битараф булмаган шәһәрлеләрне чакырабыз. Бу темалар безнең катнашучылар өчен бик кызыклы», — ди «Без янәшәдә» проекты авторы Роза Закирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз