news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада иясез хайваннарны яклап, хәйрия концерты оештырылды

Хәйрия концертыннан 4 мең сумнан артыграк акча җыелды.

Түбән Камада иясез хайваннарны яклап, хәйрия концерты оештырылды
tat.e-nkama.ru

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). "Түбән Камада чиста булачак" яшьләр хәрәкәте иясез хайваннарны яклау йөзеннән хәйрия концерты оештырды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәмгә килгән ата-аналарны һәм балаларны зур курчаклар-аниматорлар сәламләде. Түбән Кама җирле артистлары үз программасын тәкъдим итте, модельләр мәктәбе укучылары яңа коллекцияләреннән киемнәр күрсәтте, биредә үк остаханәләр дә эшләде. Балалар төрле бәйгеләрдә катнашып, истәлеккә бүләкләр дә алдылар.

Хәйрия концертыннан 4 мең сумнан артыграк акча җыелды. Биредә үк иясез этләрнең фотолары урнаштырылган күргәзмә дә эшләде, теләге булган түбәнкамалылар өчен әлеге этләрне үзләренә алу турында сөйләшүләр дә алып барылды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot