news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада иясез хайваннар мәсьәләсе буенча фикер алышу үтәчәк

Сөйләшүдә шәһәр хакимияте вәкилләре дә катнашачак.

Түбән Камада иясез хайваннар мәсьәләсе буенча фикер алышу үтәчәк
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ"). Түбән Каманың "Ковер" яшьләр үзәгендә шәһәрдә иясез хайваннар проблемасына багышланган сөйләшү узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Оештыручылар әлеге хәлгә битараф булмаган һәркемне әлеге очрашуда катнашып, үз фикерләрен җиткерергә чакыралар. Сөйләшүдә шәһәр хакимияте вәкилләре дә катнашачак.

Утырыш 1 июль көнне 18.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot