news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада җитәкчеләр арасында чаңгы ярышлары үтәчәк

Быелгы ярыш "Түбән Кама нефтехим" предприятиесенең беренче җитәкчесе Николай Лемаевның 90 яшьлегенә багышланган.

Түбән Камада җитәкчеләр арасында чаңгы ярышлары үтәчәк
tat.e-nkama.ru

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). 16 мартта 10:00 сәгатьтә җитәкчеләр арасында "Алмаш2 укыту-тренировкалар ясау базасында "Түбән Кама нефтехим" призына чаңгы ярышы оештырыла. Быелгы ярыш предприятиенең беренче җитәкчесе Николай Лемаевның тууына 90 ел булуга багышланган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ярышта катнашучы хатын-кыз җитәкчеләр - 2 км, ир-атлар 3 км ераклыкка узышачак.

17 март көнне исә 10, 20 һәм 30 км дистанцияләргә ел саен уздырыла торган чаңгы марафоны үтә. Җиңүчеләр медальләр, грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot