news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада ишегалды җыештыручыларны бүләкләделәр

Кышын Түбән Кама шәһәрендә көн саен 700дән артык ишегалды җыештыручысы хезмәт куя.

Түбән Камада ишегалды җыештыручыларны бүләкләделәр
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

(Түбән Кама, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). Торак-коммуналь хуҗалык тармагы җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә Денис Баландин Түбән Каманың ике урам җыештыручысын Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Анна Глазунова инде ун елдан артык әлеге өлкәдә хезмәт куя. Сөембикә урамының 30 нчы йортында подъездларны җыештырудан тыш, ул биредәге территорияне тәртиптә тота. Аның аерым горурлыгы – җәен чәчәктә утыручы газоннар. Гүзәлия Шакирова бу эштә 2014 елдан бирле эшли. Ул ул үзен тырыш һәм җаваплы хезмәткәр итеп таныткан. Ул  Гагарин урамындагы 29 нчы йорт янын җыештыра.

Билгеле булганча, кышын Түбән Кама шәһәрендә көн саен 700дән артык ишегалды җыештыручысы хезмәт куя.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot