news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада исерек йөртүче гаебе аркасында пассажир һәлак булган

Һәлакәт Түбән Кама драма театры тирәсендә килеп чыккан.

Түбән Камада исерек йөртүче гаебе аркасында пассажир һәлак булган
соцсети

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»).  Түбән Камада такси пассажиры исерек шофер гаебе белән һәлак булган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Авария төнге сәгать икеләрдә Түбән Кама драма театрыннан ерак түгел урында була. Кайманов урамында «Камилла» оешмасының исерек такси йөртүчесе зур тизлектә килеп, агачка бәрелә.

Бәрелүдән соң, «Лада Калина» тулысынча диярлек яньчелеп беткән.

Шаһитлар сүзенә караганда, автомобильдәге бер пассажирның башы җәрәхәтләнгән,  32 яшьлек тагын бер пассажир шунда ук үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100