Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада исерек ир җиде яшьлек ике кызны җенси көчләүдә шикләнелә
Бу вакыйгалар 2021 елның 16 октябрендә булган.
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2021 елның 16 октябрендә Түбән Кама шәһәренең Җиңүгә 30 ел һәм Табиев урамнарындагы балалар мәйданчыкларында исерек хәлдәге бер ир-ат 7 яшьлек ике кызга карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кыла.
Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 132 нче маддәсенең 4 нче часте (14 яше тулмаган затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләре) буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Татарстан буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балалар бу хәлне әти-әниләренә сөйләгәч, алар хокук саклау органнарына хәбәр итә. Җинаять кылуда шик Түбән Камада яшәүче 46 яшьлек ир-атка төшә. Ул РФ Конституциясенең 51 нче маддәсе нигезендә белешмә бирүдән баш тарта.
Якын арада тикшерү судка бу ир-атны сак астына ябу турында үтенеч белән чыгачак. Бу вакыйгаларның нечкәлекләре һәм җинаятьченең шәхесе тикшерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз