Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада җирле язучыларның сугыш чорына багышланган күмәк җыентыгы тәкъдим ителде
яңа җыентыкка Түбән Камада яшәп иҗат итүче утызлап авторның хәрби-патриотик темага багышлап язылган тезмә, чәчмә әсәрләре туплап бирелгән.
(Казан, 19 февраль, "Татар-информ"). Күптән түгел шәһәрнең 3нче мәктәбендә “Хәтер сагында - Забвению не подлежит” дип аталган очрашу кичәсе узды. Анда шушы исемдә Түбән Камада нәшер ителгән җыентыкны тәкъдим иттеләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Мәктәпнең 8-9нчы сыйныф укучылары белән очрашуга әсәрләре әлеге китапта урын алган “Кама таңнары” һәм “Данко” әдәби берләшмәләре вәкилләре чакырулы иде. 2018 елда бастырып чыгарылган яңа җыентыкка Түбән Камада яшәп иҗат итүче утызлап авторның хәрби-патриотик темага багышлап язылган тезмә, чәчмә әсәрләре туплап бирелгән.
“Бөек Ватан сугышы тәмамлануга күп еллар узса да, аның кайтавазы йөрәкләрдә мәңге саклана. Бүген без шул дәһшәтле елларның шаһите булган һәм шул чор авырлыкларын үз әсәрләрендә чагылдырган мөхтәрәм язучыларыбыз белән очрашуга җыелдык. Әлеге кичә Ватаныбызны, туган телебезне саклауга юнәлеш бирүче мөһим бер чара булыр дигән теләктә калабыз,“ – дип мөрәҗәгать итте мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Резидә Хөснуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз