news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада ир-ат, планшетын урлаган өчен, танышын кыйнап үтергән

"Кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян салу һәм үлемгә китерү" факты буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

(Чаллы, 20 гыйнвар, «Татар-информ). Түбән Камада полиция хезмәткәрләре  үтерүдә шикләнелгән затны "кайнар эз"дән тоткарлаган. Якынча мәгълүматларга караганда, әлеге ир-ат планшетын урлаган өчен танышын үтергәнче кыйнаган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча  идарәсе матбугат хезмәте.

20 гыйнварда 00.45 сәгатьтә кизү частенә "Җиңүгә 30 ел" урамындагы 10нчы йорт лифтында ир-ат мәете табылу турында хәбәр килгән. Кыйнап үтерелгән кеше - Түбән Камада яшәгән 34 яшьлек ир-ат.

Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре аның үлемендә 30 яшьлек танышының катнашы булырга мөмкинлеген ачыклаган. Шикләнелгән зат яшәү урынында тоткарланган.

Якынча мәгълүматларга караганда, ир-атлар бергәләп спиртлы эчемлек эчкән. Шешәдәше киткәч, икенчесе планшеты югалуын сизеп алган һәм ачыклык кертергә иптәше артыннан киткән. Ул корбанын кул көче кулланып һәм аяклары белән типкәләп кыйнаган.

Кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян салу һәм үлемгә китерү факты буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot