news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада ике яшьлек баланы кибеттә ташлап калдырганнар

Сабыйны хастаханәгә алып киткәннәр, анда кызны табиблар тикшергән һәм хәзер опека органнарына тапшыру өчен документлар әзерлиләр.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада бер хатын-кыз ике яшьлек кыз баланы супермаркет янында калдырып киткән. Бу хакта «НТР-24»телеканалы хәбәр итә.

Узган шимбә көнне кичке сәгать уннар тирәсендә сабыйны кибет хезмәткәрләре тапкан, дип хәбәр ителә. Баланың баш киеме булмаган һәм ул бик нык елаган.

Супермаркет менеджерларының берсе сүзләренчә, бер хатын-кыз бала белән бергә кибеткә килгән. Бер мизгелдә хатын баланы ялгыз калдырып, юкка чыккан. Баланы Түбән Кама балалар хастаханәсенә алып киткәннәр. 

«Шимбә көнне, 19 гыйнварда, хастаханәгә ике яшьлек кыз баланы китерделәр. Табиблар сабыйны тикшерде. Ул сәламәт. Хәзер табиблар баланы опека органнарына тапшыру өчен документларны әзерли», -дип сөйләде «Татар информ»га Түбән Кама балалар хастаханәсенең матбугат сәркатибе Яна Чупахина.

Хәзерге вакытта кыз бала хастаханәдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100