news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада ике егет исерек ир-атны кыйнаган һәм әйберләрен урлаган

Җинаятьчеләр ир-атка Химиклар урамындагы йорт янында ташланган, курткасын салдырганнар, кесә телефонын, акчаларын һәм документларын урлаганнар.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада ике егет исерек ир-атны кыйнаган һәм киемнәрен салдырган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

37 яшьлек ир-ат төнлә полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул Химиклар урамындагы йорт янында ике чит кешенең үзенә һөҗүм итүе, курткасын, кесә телефонын, акчаларын һәм документларын урлаулары турында сөйләгән.

Әлеге факт буенча “Урлау” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Ир-атның сурәтләве буенча, һөҗүм иткән егетләрнең фотороботлары төзелгән.

Полиция хезмәткәрләре егетләрнең шәхесләрен ачыклаган. Алар беркайда да эшләмәүче 24 һәм 26 яшьлек Түбән Кама кешеләре булып чыккан. Егетләрне кулга алганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot