news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада "Игътибар - балалар!" акциясе башлана

Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләре санын киметү.

Түбән Камада "Игътибар - балалар!" акциясе башлана

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Түбән Каманың ЮХИДИ бүлеге 26 августтан "Игътибар - балалар!" ункөнлеген башлый. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләре санын киметү. Акция барган чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар контрольгә алыначак. Шулай ук тиешле тизлекне сакламаучы, җәяүлеләргә юл бирмәүче, балаларын махсус утыргычларга утыртмый юлга чыкканнарга да таләпләр катгый булачак.

Соңгы 7 айда Түбән Кама муниципаль районы юлларында балалар һәм яшүсмерләр катнашында 46 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 47 бала имгәнгән. Соңгы вакытта велосипедчыларны таптату ешайды, балалар катнашында шундый 8 очрак теркәлгән.

Исегезгә төшерәбез, “Велики” балалар шәһәрчеге ишекләре барлык теләүчеләр өчен дә ачык. Биредә балалар әти-әниләре белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викториналарда һәм велосипедларда узышларда катнаша алалар. Күптән түгел паркта велосипедлар музее да ачылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot