news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада җиде яшьлек кызны инкассатор машинасы бәрдергән

Баланың боты сынган, баш миен селкенгән һәм баш сөяге, баш мие имгәнгән.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Түбән Камада җиде яшьлек кызны инкассатор машинасы бәрдергән. Кыз бала җитди имгәнүләр алган. Бу хакта «НТР-24» телеканалы хәбәр итә.

Бүген көндез Корабельная урамындагы бер йорт янында кыз баланы машина бәрдергән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, кыз юлда туктап торган автомобиль артыннан килеп чыккан. Инкассатор машинасын йөртүче кечкенә җәяүлене вакытында күреп, тукталып өлгермәгән.

Кыз бала җитди имгәнү алган һәм ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китерелгән. Табиблар аның боты сынуын, баш миен селкенүен һәм ябык баш сөяге-баш мие имгәнүен ачыклаган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot