news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада иң яхшы уку йортын ачыкладылар

Җиңүчеләрне Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм район башлыгы Айдар Метшин котлады.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Түбән Камада мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе кысаларында иң яхшы уку йортын сайладылар. Бу турыда Түбән Кама районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиңүчеләрне Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм район башлыгы Айдар Метшин котлады.

«Һөнәри белем бирү оешмалары арасында мәгариф оешмасын яңа уку елына иң яхшы әзерләү өчен» номинациясендә Түбән Кама индустриаль техникумы бүләкләнде. Өстәмә белем бирү оешмалары арасында иң яхшы әзерлек» номинациясендә Балалар экология-биология үзәге җиңүче булды.

Красный Ключ бистәсенең «Әкият» балалар бакчасы авылда мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре арасында, ә 93 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасы шәһәрнекеләр арасында иң яхшысы дип танылды.

Авыллар гомуми белем бирү оешмалары арасында мәгариф учреждениесен яңа уку елына иң яхшы әзерлектә Түбән Уратма урта мәктәбе, ә шәһәр мәктәпләре арасында 21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе иң яхшысы дип табылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100