news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада иң яхшы студент-активистларны ачыкладылар

Шәһәр вузлары һәм мәктәпләрендә укучылар берничә атна дәвамында ораторлык сәнгате буенча үз осталыкларын күрсәтте

(Түбән Кама, 29 апрель, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама “яшь гвардиячеләре” «Диbattle-2010» дип исемләнгән яңа гомумшәһәр проектын гамәлгә ашырды.
Аның төп максаты – мәктәп укучылары һәм студент-активистларны үз фикерләрен ачык итеп белдерергә өйрәтү, сәяси тормышка тарту, шулай ук яшьләр мохитендәге проблемаларны һәм аларны хәл итүдә объектив алымнарны ачыклау.
16-23 яшьтәге йөзгә якын түбәнкамалы катнашкан конкурс берничә этапта узды. Нәтиҗәдә, Икътисад, идарә итү һәм хокук институты студентлары шәһәрнең иң актив яшьләре дип табылды. Жюри әгъзалары шулай ук Мәскәү гуманитар-икътисад институтының Түбән Камадагы филиалы, Түбән Кама мәгълүмати технологияләр һәм телекоммуникацияләр институты студентларының уңышларын билгеләп үтте.
Моннан тыш, “Иң яхшы һөҗүм”, “Иң яхшы дәлил”, “Иң яхшы спикер” һәм башка шәхси номинацияләрдә призлы урыннар яулаган конкурсантларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.




news_right_1
news_right_2
news_bot