news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбән Камада иң яхшы машина йөртүчене ачыкладылар

Быел җиңүче титулы “ТАНЕКО” ААҖ хезмәткәренә бирелде

(Түбән Кама, 23 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Камада эшче һөнәрен ия булучылар арасында иң яхшыларны ачыклау конкурслары дәвам итә. Бүген шәһәрнең 26 предприятиесенең машина йөртүчеләре дәрәҗәле титул өчен “көрәште”.
Конкурсның теоретик өлешендә юлда йөрү кагыйдәләре буенча 20 сорауга җавап бирделәр, ә практик өлешендә машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, “ТАНЕКО” ААҖ хезмәткәре Илфат Тәхаутдинов абсолют җиңүче итеп танылды.
Эшче белгечләрен пропагандалау максаты белән шәһәрдә бишенче тапкыр үткәрелә торган “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсында ел саен яшь белгечләр катнашырга омтыла.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100