news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада иң яхшы машина йөртүче–инструкторларны ачыкладылар

Автомәктәп укытучылары арасындагы конкурс РОСТО мәктәбендә узды

(Түбән Кама, 30 октябрь, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Бүген Түбән Камада чираттагы һөнәри осталык конкурсы узды, бу юлы шәһәр автомәктәпләре инструкторлары арасында иң яхшыларны ачыкладылар.
Конкурста 18 кеше катнашырга теләк белдерде. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм машина йөртү осталыкларын, шулай ук пневматик мылтыктан ни дәрәҗәдә төз атуларын күрсәтте.
Һөнәри осталык конкурсы лауреатларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Түбән Кама машина йөртүче–инструкторларының ярышын Татарстан автомәктәпләрен тәкъдим итүче хезмәттәшләре күзәтте. Кунаклар Чаллы, Тәтеш, Минзәлә, Лениногорски һәм Яшел Үзәннән килгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot