news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада иң яхшы диплом эше конкурсында җиңүчеләргә премия тапшырылачак

Иң яхшы диплом эше һәм проект авторларына премия тапшырудан тыш, сайлаган белгечлекләре буенча эшкә урнашуда да ярдәм күрсәтеләчәк.

Түбән Камада иң яхшы диплом эше конкурсында җиңүчеләргә премия тапшырылачак
tat.e-nkama.ru/news/752/78026/

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Түбән Кама муниципаль районы башлыгы премиясенә иң яхшы диплом эшен сайлау буенча конкурс үтте. 45 катнашучы арасыннан уналтысының эше югары бәяләнде, алар 3 меңнән 10 мең сумга кадәр махсус премия белән бүләкләнәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Югары һәм урта махсус белем бирү йортлары чыгарылыш курс студентларының диплом эшләре конкурсы Түбән Камада унҗиденче ел рәттән үткәрелә.

Иң яхшы диплом эше һәм проект авторларына премия тапшырудан тыш, сайлаган белгечлекләре буенча эшкә урнашуда да ярдәм күрсәтеләчәк.

Һәрбер катнашучы үз фәнни эше буенча алдан эксперт бәясен үткән.

"Гуманитар профиль буенча белем алучылар педагогика һәм психология мәсьәләләрен өйрәнделәр, Түбән Кама предприятиеләренең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру, законнарны камилләштерү, сәламәтлекне саклау буенча чаралар тәкъдим иттеләр", - ди яшьләр эшләре идарәсе белгече Филиция Габдуллина.

Технологик профиль буенча белем алучылар нефть химиясе үсеше, автоматлаштырылган идарә һәм социаль юнәлештәге сайтлар булдыру мәсьәләләрен күтәрде. "Азык-төлек сәнәгате һәм экологиягә кагылышлы темалар тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты", - ди Филиция Габдуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot