news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада иң яхшы балалар бакчасын сайладылар

Түбән Каманың 17 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе призерлар рәтенә кертелде

(Түбән Кама, 23 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Камада иң яхшы балалар бакчасын сайладылар. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны 11 номанициядә ачыкладылар.
Яңа уку елына иң яхшы әзерләнгән балалар бакчасына югары бәя куелды. Шулай ук тәрбиячеләрнең ата-аналар белән элемтәдә торуы, мәгариф программаларын кертү, санитария шартлары, спорт-сәламәтләндерү базасы һ.б. да исәпкә алынды. Шулай итеп, шәһәр һәм районның 17 балалар бакчасы призерлар рәтенә кертелде. Иң яхшыларга диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot