news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада иң оста машина йөртүче хатын-кызны ачыкладылар

Өч җиңүче дә - автоинструкторлар.

Түбән Камада иң оста машина йөртүче хатын-кызны ачыкладылар
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Түбән Камада "Автоледи-2019" конкурсы узды. Абсолют җиңүче булып Ольга Воронцова танылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Икенче урында - Рәсимә Гайнуллова, өченчедә - Алия Хәкимҗанова. Аларның һәрберсенең мондый ярышларда катнашу тәҗрибәсе зур. Өч җиңүче дә - автоинструкторлар. Ольга - ДОСААФта, Рәсимә - "Автокласс"та укыта, Алия исә - "Автолидер" мәктәбе җитәкчесе.

 Җиңүчеләр кубок һәм медальләрдән тыш, "акыллы" сәгать, ике урынлык палатка, автомобильчеләр өчен кирәк-ярак, өстәл теннисы өчен әйберләргә ия булды. "Эверест Авто" сервис үзәге кызлар өчен акчалата сертификатлар әзерләгән.

Иҗади конкурста җиңүче Айгөл Салиховага махсус бүләкне "Түбән Кама хатын-кызлары" оешмасы тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot