news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада иң көчле чаңгычыларны ачыкладылар

Үткән ял көннәрендә шәһәр янындагы урманда шәһәр предприятие-оешмаларының физик тәрбия коллективлары арасында беренчелек узды

(Түбән Кама, 1 март, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Кама шәһәре янындагы “Алмаш” ял базасында чаңгыда узышу буенча шәһәр беренчелеге узды. Ярышларда төрле предприятие, оешма һәм идарәләрне тәкъдим итүче 9 команда катнашты.
Ир-егетләр – 5, хатын-кызлар 3 чакрымлы дистанцияне буйсындырды. Хөкемдарлар бригадасы билгеләп үткәнчә, чаңгычыларның күпчелеге бертөрле диярлек нәтиҗәләр күрсәтте, шунлыктан катнашучылар өчен генә түгел, күпсанлы җанатрлар өчен дә ярышлар бик кызыклы булды. Нәтиҗәдә, беренче урынны “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ һәм шәһәр эчке эшләр идарәсенең һәвәскәр спортчылары үзара бүлеште.

news_right_1
news_right_2
news_bot