news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада “Җиңү хәтере” трамвае йөриячәк

Трамвайда йөрергә теләүчеләргә Георгий тасмасы бирәчәкләр, алар сугыш чоры җырларын һәм шигырьләрен тыңлаячак, якыннары турында сөйли алачак.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Җиңү бәйрәме алдыннан , 8 май көнне Түбән Камада “Җиңү хәтере” трамвае йөри башлаячак, диелгән Түбән Кама районы сайтында.

Трамвайда йөрергә теләүчеләргә Георгий тасмасы бирәчәкләр. Алар сугыш чоры җырларын һәм шигырьләрен тыңлаячак, шулай ук Бөек Ватан сугышында булган үзләренең якыннары турында сөйли алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot