news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбән Камада җиңел атлетика ярышлары узды

Николай Лемаев истәлегенә багышланган ярышларда Татарстанның барлык шәһәр–районнарыннан килгән спортчылар катнашты

(Түбән Кама, 31 октябрь, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Бүген Түбән Камада шәһәрнең мактаулы гражданины Николай Лемаев истәлегенә багышланган IX традицион җиңел атлетика ярышлары узды. Ярышларга аның исемен йөртүче мәйданда старт бирелде. Өлкәннәр – 15, балалар 7 чакрым арага йөгерде.
Ярышларда Татарстанның барлык шәһәр–районнарыннан килгән 100 гә якын спортчы катнашты. Шәхси зачетларда җиңү яулаган 18 кешегә Мактау грамоталары тапшырылды. Ярышлар вакытында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, иминлекне тәэмин итү максатыннан, шәһәр үзәген тулысынча диярлек япты.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100