news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада хуҗасыз хайваннар өчен азык җыю хәйрия акциясен игълан иттеләр

Акция 21 августта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья хуҗасыз хайваннар көне уңаеннан үткәрелә.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Ковер» яшьләр үзәге дүрт аяклы дусларыбызга азык җыю хәйрия акциясен игълан итте. Акция 21 августта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья хуҗасыз хайваннар көне уңаеннан үткәрелә.

Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итүенчә, акциядә һәркем катнаша ала. Йорт хайваннары өчен азык «Ковер» яшьләр үзәгендә 10:00–20:00 сәгатьләрдә кабул ителә. Акция 20 августка кадәр дәвам итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100