news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Халыкара күршеләр көнен билгеләп үткәннәр

Түбән Каманың 8 нче һәм 11 нче микрорайоннарында яшәүчеләр бу уңайдан спартакиада оештырганнар.

(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Узган ялларда Түбән Камада Халыкара күршеләр көнен билгеләп үткәннәр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр иттеләр.

Күршеләр бәйрәмен беренче тапкыр 1999 елда Парижда Антанасе Перифан оештырган. Бәйрәмдә 800 йорт һәм 10 меңнән артык кеше катнашкан. 2000 елдан бирле күршеләр көне халыкара рәсми бәйрәмгә әверелгән.

Түбән Каманың 8 нче һәм 11 нче микрорайоннарында яшәүчеләр бу уңайдан спартакиада оештырганнар. Биредә волейбол, футбол һәм шахмат ярышлары, бәйгеләр үткән.

Уеннар башланыр алдыннан, 88 яшьлек тыл ветераны Анатолий Елагин спартакиадада катнашучыларны сәламләгән. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара, "Россия чаңгы юлы" һәм "Милләтләр кроссы" кебек масштаблы чараларда да катнаша. Һәр көнне стадионда иртә белән йөгерергә чыга, велосипедта йөри, йорт алдында чәчәкләр үстерүдә дә ярдәм итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot