news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Халыкара физкультурник көнен билгеләп үттеләр

Хәзерге вакытта һәр бишенче түбән камалы спорт белән шөгыльләнә

(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Кама телерадиокомпаниясе хәбәр иткәнчә, бәйрәм гадәттәгечә белем бирү учреждениеләре һәм шәһәрдәге коллективлар арасында спартакиада белән башланып китте. Студентларга һәм эшчеләргә республика күләмендәге чемпионатларда җиңү яулаган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә кушылды.
Парадтан соң иң яхшы дип табылган спортчыларны, тренерларны һәм спорт ветераннарын бүләкләү башланды. Аларның күпчелеге “Түбән Кама нефть химиясе” һәм “Түбән Кама шинасы” ААҖләреннән. Студентлар арасында иң яхшылар рәтенә инде менә дүртенче ел рәттән Туполев исемендәге КАИ вәкилләре лаек булдылар.
Белешмә өчен: хәзерге вакытта һәр бишенче түбән камалы спорт белән шөгыльләнә. Беренче ярышлар - чаңгыда узышу – 1961 елда булды. Ул чакта Түбән Камага әле шәһәр статусы да бирелмәгән иде. Ә физкультурник көнен Россиядә беренче тапкыр 1971 елда августның икенче шимбәсендә билгеләп үтә башладылар. Сүз уңаеннан, әлеге бәйрәмне илкүләм шушы рәвешле бәйрәм итүче дә Россия дөньяда берәү генә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot