news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада "Хакимият белән ачыктан-ачык сөйләшү" очрашулары башлана

Әлеге утырышларда үзегезне борчыган мәсьәләләрне җитәкчеләргә җиткерү мөмкинлеге бирелә.

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ"). Түбән Кама шәһәре микрорайоннарында җәмәгатьчелек арасында "Хакимият белән ачыктан-ачык сөйләшү" традицион очрашулары башлана. Аларда 2018 елга нәтиҗәләр ясала, 2019 елга төп бурычлар билгеләнә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Гомумән, әлеге утырышларда үзегезне борчыган мәсьәләләрне җитәкчеләргә җиткерү мөмкинлеге бирелә.

Шул рәвешле, 6-21 февраль көннәрендә 11 очрашу узачак. Очрашуларны үткәрү графигы биредә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot