news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада хәрби хезмәткәрләр ике укучыны үлемнән алып калган

Ике патруль кызларның игътибарын алып торганда, ике росгвардияле, укучыларның артыннан килеп, аларны түбә кырыеннан тартып алган.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада дүрт росгвардияле ике балигъ булмаган кызны үзләренә кул салудан туктатып калган, дип хәбәр итә Татарстан Росгвардия матбугат хезмәте.

Патруль росгвардеялеләр Айрат Миңнегалиев, Александр Борецкий, Руслан Кайтмазов һәм Разил Нуриев ике укучы сәүдә комплексы түбәсеннән сикерергә җыеналар дигән мәгълүмат алганнар.

Полицейскийлар урында хәрби хезмәткәрләргә кызлар түбәдән төшүдән баш тарталар, аларга якынайсалар, сикерү белән куркыталар, дип хәбәр итәләр.

Ике патруль кызларның игътибарын алып торганда, ике росгвардияле, укучыларның артыннан килеп, аларны түбә кырыеннан тартып алган.

Кызларны полиция хезмәткәрләренә тапшырган хәрби хезмәткәрләр бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100