news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды

Бушлай прививканы теләге булган һәркем ясата ала.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Түбән Камага гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе килде. Шул рәвешле, эпидемиологлар вакцинацияләү кампаниясе башлану турында игълан итте. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гриппка каршы бушлай прививканы теләге булган һәркем ясата ала. Моның өчен яшәү урыны буенча сырхауханәгә мөрәҗәгать итәгәргә кирәк. Терапевт пациентны тикшергәннән соң, прививка ясау кабинетына җибәрә. Өстәмә мәгълүматны сырхауханәнең регистратурасына шалтыратып белә аласыз.

Барлык сораулар буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

1нче номерлы сырхауханә (Менделеевск ур., 46) — 24-35-55 һәм 24-35-02;

2 нче номерлы сырхауханә (Төзүчеләр ур., 10Д) — 24-34-02 һәм 24-34-05.

news_right_1
news_right_2
news_bot