news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада глобаль реконструкциядән соң татар драма театры ачылды

Ремонтка республика казнасыннан 145 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрының яңа бинасын ачу тантанасы булды. Чара «Тормышның гүзәл мизгелләре» дигән исем белән театрның 30 еллык юбилеена багышланган иде. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантана Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашында узды.

  • Түбән Кама драма театры 1989 елда «Түбән Кама нефтехимиясе» оешмасы каршындагы яшьләр эксперименталь татар студиясе буларак оешкан. Утыз ел эчендә труппа 120дән артык спектакль куйды. Тантаналы кичәне аларның өзекләре белән ачып җибәрделәр.

Театр актерлары Татарстан һәм Россия буенча, шулай ук чит илләрдә уңышлы гастрольләрдә йөри. Коллективта 24 кеше -Татарстанның халык һәм атказанган артистлары, Марсель Сәлимҗанов, Дамир Сираҗиев, Туфан Миңнуллин премияләре лауреатлары, «Тантана» һәм Татарстан Хөкүмәте грантларына ия булучылар бердәм эшли. Труппаны ТР халык артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев җитәкли.

Театр елы кысаларында Кайманов урамындагы бинаны глобаль төзекләндерү эшләре алып барылды. Ремонтка республика казнасыннан 145 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде. Бу акчага 250 урынга исәпләнгән яңа зал төзелде, эчке схеманың концепциясен үзгәрттеләр. Хәзер бина чын классик театрга әверелде, Түбән Каманың бизәге булды.

Элек төп зал буларак кулланылган кече залны хәзер татар балалар театры карамагына бирәләр. Анда яшь актерлар чыгыш ясаячак. Хәзер үк театр «Бишегем» символик исем белән үз эшен алып бара, студия кырыкка якын баланы берләштерә.

Яңартылган театрны ачу чын-чынлап сәнгать сөючеләргә театр бәйрәме булды. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Түбән Кама өчен мондый театр булу - чын казаныш, диде. «Мин бу яңа бинада Туфан Миңнуллин әсәрләре генә яңгырап калмыйча, аның рухы яшәр дип өметләнәм», – дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.Бәйрәм кичәсе Камал театры артистлары котлаулары белән дәвам итте.


news_right_1
news_right_2
news_bot